tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы мөхтәсибәтендә махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм әзерлиләр
Баулы мөхтәсибәтендә махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм әзерлиләр

Баулы мөхтәсибәтендә махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм әзерлиләр

Баулы районы Исергәп авылы мәчетендә махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм җибәрү өчен әзерлек башланды.Егермегә якын авыл халкы – абыстайлар, укытучылар, лаеклы ялда булучылар, “Ак калфак” оешмасы активистлары әлеге хәйрия акциясендә катнашу өчен җыелды һәм токмач кисте. Иң өлкән катнашучыга 78 яшь иде. Алар барысы да бердәм булып тырышып эшләде: берсе камыр басты, икенчеләре камыр җәйде, калганнары токмач кисте.

Шунысы күркәм: районда яшәүче бер эшмәкәр онны үз хисабына бирде. Исергәп авылы мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Шәмсуаров шәхси эшмәкәрләр Айгөл һәм Газинур Латыйповларга, авылның өлкән абыстае Сәлия Мәҗитовага битараф булмаулары өчен рәхмәтен җиткерде.

Акция дәвам итә: авыл мөслимәләре ял көннәрендә янә токмач кисәчәк. Алар шулай ук йон оекбашлар бәйли, дару үләннәрен пакетларга тутыра.

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сүзләренә караганда, мондый хәйрия акциясе Баулы шәһәренең “Гали” Үзәк мәчетендә дә уза. Биредә квартал саен мәчет активистлары һәм волонтерлар 50-70 пар оекбаш бәйли, татлы ризыклар (чәк-чәк, бавырсак) әзерли, томалап пешерелгән ит һәм казылык алып килә. Акциядә 30га якын хатын-кыз катнаша. Моңа охшаш башлангычлар Баулы районы Татар Кандызы авылы мәчетендә дә алып барыла.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*