tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Нократ Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләре барышы белән танышты
Васил Шәйхразыев Нократ Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләре барышы белән танышты

Васил Шәйхразыев Нократ Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләре барышы белән танышты

Бүген, 15 октябрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров шәһәренә килде.

Биредә ул Киров өлкәсе губернаторы һәм Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Савельев белән бергә Нократ Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләре барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, мәчетне ремонтлау өчен Татарстан Республикасы матди ярдәм күрсәтте.

Кировтагы Җәмигъ мәчете шәһәрнең үзәк һәм тарихи өлешендә урнашкан. 1909 елда Вятка (хәзерге Киров) архитекторы Василий Дружинин проекты буенча төзелгән мәчет Кировта мондый типтагы бердәнбер культ корылмасы булып тора. Мәчет янында мәктәп эшләгән. 1911 елгы мәгълүматларга караганда, мөселман мәктәбендә 39 укучы белем алган: 18 малай һәм 21 кыз. 1928 елда мәчеттә янгын чыга, нәтиҗәдә аның манарасы яна. 1930 еллар башында мәчет ябыла һәм 1990 еллар уртасына кадәр үз билгеләнеше буенча эшләми. Бинада төрле дәүләт учреждениеләре, мәсәлән, геологик разведка һәм хәтта фатирлар урнашкан була.

Киров мөселман җәмгыяте 1996 елда гына бинаны үзенә кире кайтара ала. Ул вакытта мәчетнең беренче катын гына бирәләр. Дүрт елдан соң мөселманнар тулысынча бөтен бинаны ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*