tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уңганлыклары белән алдыралар
Уңганлыклары белән алдыралар

Уңганлыклары белән алдыралар

Мәчәләйнең такта яру цехы бригадиры булып 12 ел буе Наил Субеев эшли. Наил Мәгъсутов, Наил Яруллин такта ярдыралар, бүрәнәләрне бура бурау өчен әзерлиләр, заказ буенча мунчалар салалар. Урман эше җиңел түгел ул, күмәк эшләсәң генә, башкарып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә урманга барганда аларга Хәбибулла Хәсәнов һәм Рәис Иваев ярдәм итәләр. Заказларга кытлык юк, кыйммәт булмаган такта-бүрәнәләрне район халкы алып кына тора. Шулай яхшы эшли торган пилорамалар районда икәү генә.

Сабан туе мәйданын да шушы егетләр бәйрәмгә әзерлиләр, эшләре өчен акча да алмыйлар.

Егетләргә исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар телибез. Бик кирәкле эш башкаралар авыл халкына. Тырышлыклары белән татар милләтенең уңганлыгын күрсәтәләр.

Шамил МАМЫШЕВ

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*