tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өге авылы почта мөдире
Өге авылы почта мөдире

Өге авылы почта мөдире

Яңа 2025 нче елга газета-журналларга язылу башланды. Хезмәтен яратып башкарган, мактау сүзләренә лаеклы булган Өге авылы почта бүлеге мөдире Әлимә Бакиева турында җылы бәяләмәләрне күп тапкырлар ишеттек.

Әлимә ханым Өге авылы почта бүлеге мөдире булып 1999 нчы елдан эшли. Ул Өге сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, урта белемне Горнослинкино мәктәбендә ала. Хезмәт юлын май эшкәртү заводында башлый, балалар бакчасында, авыл клубы мөдире булып та хезмәт итә. 24 ел туган авылы почтасында почта мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыкса да, җиңел булмаган хезмәтен әле дә намус белән башкара. Әлимә Хәни кызы: «Элекке елларны почта хезмәткәрләре газета-журналлар, хат, открыткалар, телеграммалар, пенсия тарату белән шөгыльләнде, бандероль, посылкалар кабул иттек, җибәрдек. Вакытлы матбугатка яздыру һәм тарату да төп хезмәтләренең берсе булды. Бу юнәлеш эшебезнең иң мөһиме дип санала. Почта ташучыны һәр өйдә зарыгып көтеп алалар. Соңгы елларда хат ташучыларның хезмәт күрсәтү төрләре артканнан-арта бара. Почта бүлекчәләрендә, өйдән-өйгә йөреп тә көнкүреш товарларын сатабыз. Утка, газга түләүчеләр килә. Вакытлы матбугатны яздыру, тарату – төп эшебезнең берсе булып калды. Безнең авылда даими 100дән артык кеше яши. Аларның күпчелеге лаеклы ялда. Өлкән яшьтәге апалар безне күреп сөенәләр. Теләсә нинди һава торышы булса да, автобуста үзәк почтага хисаплар белән барабыз. Авылда сораучылар булганда икмәк, дарулар алып та кайта идек. Өгедә күпчелек безнең милләттәшләребез яши. Төмән өлкә газетасы «Яңарыш»ны, «Ясминә»не яздыралар. Газета-журналлар вакытында килмәсә, шалтыратып сорашалар, шелтә белдерәләр. Өлкән буын кешеләре яңалыкларны газетадан укып беләләр. Татар концертлары, мәдәни, дини чаралар турында белдерүләр газета битләрендә басылып чыга. «Яңарыш»ны үзем дә яратып укыйм. Арзанрак бәягә «Язылучылар көне»ндә почтага килеп алу (до востребования) ысулы белән яздырырга мөмкинлек бар. Бу очракта газетаны үзләренә почтага килеп алырга кирәк була», – дип сөйләде.

Әлимә Хәни кызы югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен район, өлкә һәм федераль почта элемтәсе идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Авылдагы иҗтимагый эшләрдә дә актив катнашкан милләттәшебез ул. Үзе Өге авыл җирлеге Думасы белән җитәкчелек итә. Үз эшенә бик җаваплы караган, хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкарган, тырыш, төгәл, кешеләр белән аралаша белгән почта бүлеге мөдире Әлимә апа 3 бала тәрбияләп үстерә, 7 оныгы бар. Көзен җиләк-җимеш җыярга ярата. Аның гомуми хезмәт стажы 45 ел. Әлимә апага сәламәтлек, эшендә уңышлар теләп калабыз.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*