Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен КХР Рәисе Си Цзиньпин килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Кытай – БРИКСның төп әгъзаларының берсе. Бу ил дөньяда иң эре товарлар җитештерүче һәм хезмәтләр күрсәтүче һәм әйдәп баручы экспортер булып тора.
Кытай хакимияте күп тапкырлар ачыктан-ачык БРИКСны киңәйтүне хуплады. 2022 елда Кытай БРИКСта рәислек итте.