tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укучылар конференциясен һәм Яңа ел бәйрәмен көтәбез
Укучылар конференциясен һәм Яңа ел бәйрәмен көтәбез

Укучылар конференциясен һәм Яңа ел бәйрәмен көтәбез

Узган дүшәмбедә Халыклар дуслыгы йортында Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте советының чираттагы утырышы узды.

Оешма президенты Ильяс Шәкүров рәислегендә үткән җыелышта агымдагы елның соңгы ике аена эш планы билгеләнде. Мәсәлән, декабрь башында өлкә татар массакүләм мәгълүмат чараларының Укучылар конференциясен үткәрү көтелә. Чарада шулай ук туган як тарихын өйрәнүче Фәрит Ширияздановның һәм Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафинның яңа китаплары киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.

Бүген безнең төбәктә «Бердәмлек» атналык өлкә татар газетасы, өлкә Диния нәзарәтенең «Сәлам» газетасы, квартал саен чыгып килүче «Самар татарлары» журналы, samtatnews.ru сайты кебек басмалар эшләп килә. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә татар төркемнәре күзгә күренеп үсә.

Кызганычка, татар телендә укый белүчеләр саны елдан-ел кими бара, шуңа күрә татар телендә чыгып килүче газеталарның тиражлары төшә бара. Язылучылар саны кимегән саен, редакцияләрнең кереме дә кими. Бу исә милли газеталар яшәешен куркыныч астына куя. Укучылар конференциясенең бурычы – милләттәшләребезне туган телебездә уку белән кызыксындыру һәм язылучылар санын арттыру.

Конференциягә татар авыллары җирлекләре администрацияләре вәкилләре, авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре, китапханәчеләр, почта хезмәткәрләре, штаттан тыш хәбәрчеләребез һәм туган телебезгә битараф булмаган укучыларыбыз чакырулы. Барыбызга да бергә җыелышып, милли матбугатка язылучылар санын арттыру өчен нишләргә, дигән сорауга җавап табасыбыз бар.

«Бердәмлек», «Сәлам» газеталарында, «Самар татарлары» журналында һәм сайтта нинди темалар тиешле дәрәҗәдә яктыртылып бетми, әбүнәчегә мәгълүматны нинди форматта алу уңайлырак – журнал, газета яисә сайт форматымы кулайракмы? Ана телебездә яза белүче яңа авторларны кайдан табарга һәм яшьләрне үз телебездә укуга ничек җәлеп итәргә? Милли матбугат басмаларына заман чынбарлыгында ничек исән калырга — электрон форматка күчәргәме әллә язмаларның бер өлешен рус телендә бастырыргамы, туган телен белмәүчеләр милләт проблемалары белән кызыксынырмы?

«Туган тел» оешмасының мондый конференцияләр уздыру тәҗрибәсе бар инде. Анда яңгыраган тәкъдимнәр бүген «Бердәмлек» газетасы һәм «Самар татарлары» журналы редакцияләре эшендә кулланыла. Бу юлы да халкыбыз безнең басмаларга сакланып калу юлын күрсәтер, уңышлы үсеш бирәчәк идеяләр тәкъдим итәр, дип ышанасыбыз килә.

Шулай итеп, конференцияне үткәрү көне 7 декабрьгә билгеләнде.
«Туган тел» Советы утырышында татар балалары өчен Яңа ел бәйрәме оештыру турында да фикер алышу булды. Әлегә уздыру урыны гына билгеле — Халыклар дуслыгы йорты. Якын арада бәйрәмнең сценарие язылачак, алып баручылары сайланачак, Яңа ел бүләкләре әзерләнә башлаячак.

 Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек»

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*