tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: Яулык безнең калебебезне саклый
Кадрия Идрисова: Яулык безнең калебебезне саклый

Кадрия Идрисова: Яулык безнең калебебезне саклый

Владимир өлкәсе, Россиядә беренче регион булып, мәктәпләрдә дини карашларны күрсәтә торган кием киюне рәсми рәвештә тыйды. Хиҗаб белән никаб тыелганы документта аерым күрсәтелгән. «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова һәр милләтнең үз киеме булуын һәм яулык бәйләү гореф-гадәтләрнең бер өлеше булуын әйтә.

Һәр милләтнең үз киеме бар, татарның да шулай ук. Татарлар бөркәнеп йөрми, мин татар-хатын кызлары яулык бәйләп, күтәртмә якалы күлмәкләр, ә ир-атлар кәләпүшләр киеп йөрү яклы. Чөнки бу безнең калебебезне саклый, алар әйләнә-тирәдән начар энергетиканы кертмәүче, саклау элементлары да булып торалар.

Әгәр дә динне кабул иткән икән, кыз балаларның яулык, малайларның кәләпүш киюенә мин, гомумән, каршылык күрсәтмәс идем. Ә хиҗаб дигәч бөркәнеп, битләрне каплап йөрү күздә тотыла, ул безнең милләт традициясе түгел. Ул гарәп дөньясына китеп бара. Әмма хатын-кыз матур итеп бәйләсә, һәм үзенә шул киенү рәвешен сайлап алган икән, ул шулай йөрергә тиештер, дигән фикердә мин, ди ул.

Җәмәгатьчелекнең хиҗабны тыюга карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова һәм Гөлүзә Ибраһимова белеште.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*