tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” театры балалар мәктәп-студиясе Казан шәһәрендә “Триумф” компаниясе оештырган “Көнчыгыш әкияте” LIV халыкара конкурс-фестивалендә катнашты
“Нур” театры балалар мәктәп-студиясе Казан шәһәрендә “Триумф” компаниясе оештырган “Көнчыгыш әкияте” LIV халыкара конкурс-фестивалендә катнашты

“Нур” театры балалар мәктәп-студиясе Казан шәһәрендә “Триумф” компаниясе оештырган “Көнчыгыш әкияте” LIV халыкара конкурс-фестивалендә катнашты

2-4 ноябрьдә “Нур” театры балалар мәктәп-студиясе Казан шәһәрендә “Триумф” компаниясе оештырган “Көнчыгыш әкияте” LIV халыкара конкурс-фестивалендә катнашты. Бу Россия, Европа һәм БДБ илләреннән ел саен меңәрләгән артистларны берләштергән зур күләмле бәйгеләрнең берсе. Студиячеләр фестивальнең иң яхшы бүләкләре белән билгеләнде.

Өлкән төркем “Бу мин!” проекты белән (җитәкчесе Емелева В.Д.) гран-при һәм Мәскәүдә узачак конкурска 35 000 сумлык сертификат алды. Татар төркеме Роберт Миңнуллин шигырьләре буенча композиция өчен (җитәкчесе Юлъякшина А.З.) беренче дәрәҗә лауреат исеменә, ә урта яшьтәгеләр төркеме “Емеля” спектакле (җитәкчесе Шабаева П.А.) белән икенче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.

Виктория Емелева “иң яхшы укытучы” дип билгеләнеп, махсус бүләккә ия булды. Студиячеләрне, ата-аналарны, педагогларны чын күңелдән лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Студия җитәкчесе Ленария Хаҗиевага студияне үстерүдә һәм балаларны иҗади тәрбияләүдә салган хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез.

Чыганак: Уфа “Нур” татар дәүләт театры

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*