tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ломатта олыларны олылаганнар
Ломатта олыларны олылаганнар

Ломатта олыларны олылаганнар

Айның соңгы атнасында Дубенки районы Ломат авылының туган якны өйрәнү музее хезмәткәре, традиция буенча, Өлкәннәр көненә багышланган чара үткәргән.

– «Акыллы кешеләр көне» дигән бәйрәмдә без җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, конкурслар үткәрдек, яшьлекне искә төшердек, һәрбер катнашучы алып килгән тәмле ризыклар белән чәй эчтек, – ди әңгәмебездә музей җитәкчесе Мәзидә Якуб кызы Муракаева.

Авыл өстендә ихтирам яулаган Дубенка районы Ломат авылы ветераннары Советы рәисе, Олылар айлыгына багышлап үткәргән бәйрәм активларына алып килгән грамоталары белән Венера Сәләхетдин кызы Алеева, үзенең ачык күңеле белән ихластан Сафия Хәмзә кызы Филиппова һәм башкалар авылдашларын җылы котлаганнар. Бәйрәмгә тәмлушкалары белән килгән Наҗия Идрис кызы Рахметуллова авылдашларына бик матур җырлар багышлап башкарган, Тәнзилә Айса кызы Бикеева конкурс үткәргән һәм күңелләрне тибрәндереп кунакларга музыкаль бүләкләр юллаган. Барысы да бик канәгать булып озын-озак аралашканнар, хәтта аерылырга да теләмәгәннәр.

Бу рухи очрашу Ломат авылы өлкәннәренең йөрәкләрендә озакка истәлек булып сакланып калачак.

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*