tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли көйләрдә – халкыбыз җаны
Милли көйләрдә – халкыбыз җаны

Милли көйләрдә – халкыбыз җаны

31 октябрьдә Нижгар Кремле территориясендә урнашкан Мстислав Ростропович исемендәге филармониядә күренекле якташыбыз, бөек татар җырчысы Хәйдәр Бигичевның 75 еллыгына, өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегенә 20 ел тулуга һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ХIV төбәкара “Милли көй” татар мәдәнияте фестиваленең гала-концерты узды.

Автономиянең башкарма директоры урынбасары Зилә Әхмәдуллина белдерүенчә, концерт алдыннан фойеда өлкәнең 4 округы һәм 3 шәһәреннән 11 күргәзмә тәкъдим ителгән, барлыгы 100дән артык артист катнашкан, искиткеч бай эчтәлекле концерт программасын 800дән артык тамашачы караган.

Анда Түбән Новгород өлкәсеннән, Мәскәүдән, Татарстаннан танылган артистлар, Ма- рий Элдан, Чувашстаннан иҗат коллективлары, фестивальнең сайлап алу турында җиңүчеләр катнашты.

Филармония фойесында тезелеп киткән күргәзмәләрдә кул осталары эшләнмәләре белән танышырга һәм, әлбәттә, татар милли ризыкларыннан авыз итәргә мөмкин иде.

Иҗади уңышлары һәм фестивальдә актив катнашулары өчен коллективлар һәм аерым башкаручылар төрле дәрәҗә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.

Бу грандиоз вакыйганың хөрмәтле кунаклары да күп иде һәм шулардан Дәүләт Дума- сы депутаты, Федераль татар автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдиновны, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллинны, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировны билгеләп үтәр идек. Нижгарлыларны Халыклар бердәмлеге көне, автономиячеләрне 20 еллык юби- лейлары белән видео-мөрәҗәгать аша Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин да тәбрикләде.

Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*