Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев хәзерге вакытта Омск өлкәсендә эш сәфәрендә. Әлеге сәфәр кысаларында Омск өлкәсенең Усть-Ишем муниципаль районы Әбәркүл авылында яңа мәдәният йорты ачылу тантанасы узды.
Тантанада Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Егор Андреевич Горбатенко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев, Омск өлкәсе Губернаторы Аппараты һәм Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, Омск өлкәсе губернаторы матбугат сәркатибе Мина Ислам кызы Ахвердиева, Омск өлкәсенең Усть-Ишем муниципаль районы башлыгы Александр Степанович Седельников, Омск өлкәсе Мәдәният министры Юрий Викторович Трофимов, Ярково авыл җирлеге башлыгы Хәкимчан Василий улы Ибраһимов һәм Омск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнегали улы Миңнеханов катнашты.
Егор Горбатенко, Васил Шәйхразыев һәм Рәисә Ниязова символик тасманы кистеләр һәм яңа мәдәният йортының ишекләрен ачтылар.
Рәисә Ниязова кунаклар өчен яңа мәдәният йорты бинасы буйлап экскурсия үткәрде. Экскурсия азагында мәртәбәле кунакларга уй-фикерләрен авыл клубының “Бәяләмәләр китабына” язарга тәкъдим иттеләр.
Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләде һәм яңа мәдәният йортының эшчәнлегендә уңышлар теләде. Шулай ук Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.