“Татарстан – Республикадан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә”, дип язылган конституциядә. Без моны соңгы елларда, аеруча милләттәшләр катлаулы хәлдә калганда тоябыз.
Менә инде икенче елын Республика – Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылы халкына булыша. Узган елның маенда монда ут чыгып, 230 йорт янып беткән иде. Хәзергә төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар ярдәме белән яңа 100 йорт төзегәннәр.
Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Курган өлкәсенә барып авылда яшәүчеләрнең хәл-әхвәлен белеште.