tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстан татар җәмгыятенең күп гасырлык тарихы турында документаль фильм чыгачак
Үзбәкстан татар җәмгыятенең күп гасырлык тарихы турында документаль фильм чыгачак

Үзбәкстан татар җәмгыятенең күп гасырлык тарихы турында документаль фильм чыгачак

Хәзерге минутларда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы бара. Әлеге чарада Үзбәкстан Республикасының кейтеринг хезмәте күрсәтү предприятиеләре ассоциациясе рәисе Гайфуллин Илсур Миңнәхмәт улы чыгыш ясады.

Ул Үзбәкстанда 300 меңгә якын татар яшәвен билгеләп узды. Мәдәни үзәкләр вәкилләре Үзбәкстан Республикасының барлык 13 өлкәсендә дә бар. Республикада татарлар актив тормыш алып баралар, төрле чаралар оештыралар.

Шулай ук чыгыш вакытында Илсур Гайфуллин Үзбәкстандагы татар җәмәгатьчелеге мирасы турындагы фильмның тизерын күрсәтте. Үзбәкстан татар җәмгыятенең күп гасырлык тарихы турында документаль фильм декабрьдә чыгачак. Фильмда җәмгыятьнең мәгарифкә, сәүдәгә һәм мәдәнияткә керткән өлеше, шулай ук татарларның үзбәк җәмгыятенең бер өлеше булып китүе турында сөйләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*