Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне бәйрәм ителә. Әни – безне үз йөрәк астында йөртеп, якты дөньяга аваз салган көннән башлап кайгыртучы, олы тормышка аяк баскач, үзенең киңәшләрен бирүче, безнең өчен һәрвакыт догада булучы иң якын һәм изге кеше.
Без нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсәк тә, нинди генә җиңүләргә ирешсәк тә, әниләребезгә рәхмәтле булырга тиешбез. Татар халкында “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән бик матур бер мәкаль бар. Шуңа күрә сөекле әнкәйләргә карата, әни исемен горур йөртүче хатын-кызларга карата хөрмәт һәм мәрхәмәт күрсәтик. Олы бүләкләребезне, җылы сүзләребезне кызганмыйк.
Өйләребез һәрвакыт әнкәйләребезнең якты елмаюлары белән ямьләнеп торсын. Әниләр исән булганда, ничә яшьтә булуга карамастан, без бала булып калабыз. Дөньядагы барлык әниләргә дә сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер телим. Балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, муллыкта яшәгез. Бәйрәм белән сезне!
Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыев