“Дөнья” студиясендә кунакта кул остасы Рәмзия Фәттахова. Ул – Балтач кызы. Кулыннан гөлләр таба дисәң дә арттыру булмас. Бик оста итеп челтәрдән изүләр, калфаклар, якалар үрә. Күннән дә күз явын алырлык эшләнмәләр ясый. Рәмзия Фәттахова үз районында танылган һөнәрче. Хәзер грант отып үзе белгәннәрне башкаларга да өйрәтә. Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан тормышның ямен табып яши, тырышлыгы белән уңышларга ирешә. Әңгәмәне карарга тәкъдим итәбез.