Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбендә авыл халкы өчен бик мөһим һәм әһәмиятле тантана булды. «Бердәм Россия» партиясенең «Геройлар йөзе» дип аталган патриотик проекты кысаларында туган мәктәбе стенасына «Батырлык өчен» ордены кавалеры Илфат Әнвәровның портреты төшерелгән баннер куелды.
Тантаналы чарада хөрмәтле кунаклар катнашты, алар арасында район башлыгы урынбасары Владимир Федоров, «Бердәм Россия» партиясе секретаре Лениза Абайдулина, «Феникс» кадетлар классы җитәкчесе Миркат Аптрасаков һәм Илфат Муса улы хезмәт иткән 76 нчы гвардия десант-штурм дивизиясендә бурычын үтәгән Артур Садыйков та бар иде. Алар Геройга үз олы ихтирамнарын белдереп, яшь буын өчен мондый патриотик проектларның мөһимлеген ассызыкладылар.
2022 нче елның 10 апрель көнне Яңа Кәешкүл авылы халкы Украинадагы махсус хәрби операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Илфат Әнвәров белән хушлашты.
Илфат Муса улы 1993 нче елның 8 ноябрендә Яңа Кәешкүл авылында Рузилә һәм Муса Әнвәровлар гаиләсендә туа. Гаиләдә иң зурлары булгач, әти-әнисенең беренче ярдәмчеләре булып үсеп җитә, ә кечкенәләре өчен ул һәр эштә үрнәк булып тора. Мәктәпне тәмамлагач, Илфат Төмән авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кереп, эколог дипломын алып чыга. Балачагыннан ук ул хәрби булырга хыяллана, шуңа мәктәп елларында үзен физик яктан чыныктырып физкультура дәресләренә, спорт секцияләренә тырышып йөри, мәктәп, район күләмендә узган йөгерү, чаңгы, волейбол, футбол буенча ярышларда катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, ул үзенең беренче армия контрактына кул куя, аның артыннан икенчесе иярә. Сирия Гарәп Республикасы территориясендә хәрби бурычын үтәп, исән-сау әйләнеп кайта. Илфат өченче контрактка кул куярга тиеш була, ләкин, кызганычка каршы, батырларча сугышта һәлак булып, моны эшләп өлгерми. Ватаныбыз Илфат Муса улының хезмәтләрен югары бәяләде: Россия Федерациясе Президенты Указы белән Илфат Әнвәров үлгәннән соң «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнде. Якташлары да аның батырлыгын мәңгеләштерү инициативасы белән ел саен дзюдо ярышлары буенча турнир уздыралар. Туган мәктәбендә шәхси батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән герой-авылдашларын искә төшерү максаты белән Илфат Муса улының фотосы куелган, биографиясе турында фактлар һәм казанышлары турында мәгълүмат урнаштырылган «Герой партасы» ачылды.
Геройның исемен мәңгеләштерү эшенә зур көч куючы Яңа Кәешкүл урта мәктәбе җитәкчесе Альбина Рамазанова: «Илфат Муса улы портреты төшерелгән баннер ачылу безнең йөрәкләрдә батырлык һәм каһарманлык символы булып һәрвакыт яшәячәк. Бу шулай ук геройларыбызның батырлыклары турындагы истәлекне киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеген искә төшерә. Без «Бердәм Россия» партиясенә илебезнең чын геройлары турындагы истәлекне саклап калырга һәм мәңгеләштерергә ярдәм итүче шундый мөһим һәм әһәмиятле проекты өчен рәхмәт белдерәбез. Илфат Муса улы портреты төшерелгән баннер аның батырлыгы турында һәркемнең исенә төшереп һәм һәркемебезне патриотик гамәлләргә рухландырсын», – дип үзенең фикерләре белән бүлеште.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Илфат Әнвәровка баннер кую тантанасында.
Чыганак: yanarish72.ru