tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Каз өмәсе 2024” Бөтенроссия фестиваленә килгән эшләрне тикшерү этабы узды
“Каз өмәсе 2024” Бөтенроссия фестиваленә килгән эшләрне тикшерү этабы узды

“Каз өмәсе 2024” Бөтенроссия фестиваленә килгән эшләрне тикшерү этабы узды

Милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда традицион булган кош-корт үрчетүне тергезү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы “Каз өмәсе” фестивален үткәрә.

Бүген, 25 ноябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Каз өмәсе 2024” Бөтенроссия фестиваленә килгән эшләрне тикшерү этабы узды.

“Каз өмәсе 2024” Бөтенроссия фестиваленең жюри әгъзалары түбәндәгеләр иде:

1. Абдуллина Флера Галимҗан кызы – Казан кооператив институтының “Дәрдеман” татар мәдәни үзәге җитәкчесе ;

2. Дарчинова Гөлназ Язкар кызы – икътисад, идарә һәм хокук институтының редакция-нәшрият бүлеге мөдире;

3. Миңнәхмәтова Ләйсән Илгизәр кызы – курчак театры, Казан шәһәре;

4. Мөхетдинов Илнур Хәсән улы – “Туган авылым” рестораны директоры;

5. Идрисова Кадрия Раес кызы – Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе;

6. Шәрипов Ирек Илдус улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе;

7. Уразаев Фәрит Яскәр улы – Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе;

8. Хәсәнов Рәүф Йосыф улы – Бөтендөнья татар конгрессы “Ак сакаллар” шурасы рәисе;

9. Кыямов Илдар – ТНВ. “Манзара” программасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*