Мөслим гимназиясенең 5 А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Миләүшә Әмирова белән әниләр көне уңаеннан “Сөекле әнием” исемле бәйрәм үткәрде.
“Балаларыбызның җырлары, шигырьләре бик матур булды. “Башваткыч” уенында рәхәтләнеп башны эшләттек. Җылы атмосферада узган чара һәркемнең күңелендә сакланыр”, – дип хәбәр итә бәйрәмдә катнашкан Ландыш Идиятуллина.
Бәйрәм ахырында укучылар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләр, чәчәкләр бүләк итте. Сыйныф җитәкчесе бәйрәмгә килгән әниләргә татлы күчтәнәч биреп: “Балаларыгыз һәрвакыт сезгә карата баллы телле булсын!” диде.
Чыганак: muslumirc.ru