Саранск шәһәренең Мордовия дәүләт милли драма театрында «Бердәм Россия хатын-кызлары хәрәкәте» проекты активистлары Мордовия Республикасында яшәүче хатын-кызларны Әниләр көне белән котладылар.
Әниләр көне, мөгаен, барлык булган бәйрәмнәр арасында иң күңеллеседер. Ноябрьнең һәр соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә, ул аналарның чиксез мәхәббәтен, хезмәт сөючәнлеген, кайгыртучанлыгын, сабырлыгын һәм фидакарьлеген чагылдыра. Һади Такташыбыз сүзләре белән әйткәндә:
«Ана – бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга?!
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке – ана булуда! »
Бу көнне махсус операциядә катнашу-чыларның күп балалы әниләренә, әни-ләргә һәм хатыннарга – «Мордовия хатын-кызлары берлеге» активына бүләкләрне Мордовия Республикасы социаль яклау, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры урынбасары Светлана Шувалова белән «Россия хатын-кызлар берлеге»нең төбәк бүлеге рәисе Ольга Игнатова тапшырды. Алар хатын-кызларны якты бәйрәмнәре белән котладылар. Мордовиядә яшәүче хатын-кызларның югары хезмәтләрен билгеләп үттеләр.
Әлеге чарада, башкалар белән беррәттән, «Чулпан» Мордовия Республикасы татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасыннан өч ана катнашты. Россия хатын-кызлар берлегенең Мактау грамотасы белән СВОда хәбәрсез югалган улының әнисе Наилә Шамиль кызы Каримова бүләкләнде.
Мордовия хатын-кызлар берлегенең Мактау грамотасы Рима Фатих кызы Байгельдинага тапшырылды. Ул әңгәмәсендә:
– Төрле-төрле чараларда катнашып киләм, ә бүгенгесе төслесендә беренче тапкыр. Беренче тапкыр әни буларак бүләкләнәм дә. Бу минем күңелемә бик тә хуш килде, чөнки әни исемен йөртү – горурлык.
Татарлар тормышында актив эш алып барган өчен Мордовия Республикасы татар хатын-кызларының «Чулпан» иҗтимагый оешмасы исеменнән биредә мин. Белгәнегезчә, татар милли киемнәрен тегәм, бизим, күргәзмәләр оештырам. Иҗтимагый (общественная) эштә актив булу балаңны тәрбияләүдә, гаиләң өчен зур плюс, чөнки киләчәк буын беренче чиратта гаиләдә, әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә. Ә бүләкләнү – гаилә өчен, күңелең өчен тагын бер бас-кычка үрмәләү.
Ләмберә районы Татар Тавла авылында хөрмәт казанган, гомеренең күп елларын якташлары балаларына туган татар теле һәм татар әдәбиятын укыткан, лаеклы балалар тәрбияләгән, Татар Тавла хатын-кызлары Советын җитәкләгән Тәнзилә Юсиф кызы Секаева да Аналар көненә багышланган бәйрәмдә катнашты.
Чарада Мордовия хатын-кызлар берлегенең Мактау грамотасы белән Сабина Таһир кызы Гуданец та бүләкләнде. Сабина Таһир кызы СВОда катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыя һәм гуманитарканы илтеп тә бирә.
Ләмберә районы «Ләмберә балалар иҗаты йорты» («Лямбирский Дом детского творчества») директоры Гюзель Шамиль кызы Алукаева һәм башка татар хатын-кызлары бу бәйрәмдә котлаулар кабул иттеләр.
Бәйрәм кунаклары Мордовия милли драма театры мәйданчыкларында оештырылган мастер-классларда катнаша алдылар. Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, кунаклар рәхәтләнеп бәйрәм концертын карадылар.
Наилә НАСЫРОВА