Лениногорскидагы «Ярату һәм догалар белән» («С любовью и молитвами») төркеме волонтеры Зөлфирә Мортазина махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләргә калын җептән җылы оекбашлар бәйли. Бәйләнгән оекларның кереше Татарстан флагы төсләрендәге яшел, ак һәм кызыл горизонталь сызыклар белән бизәлгән.
Оекбашлар хәрбиләрне салкыннарда җылытып кына калмаячак, солдатларга уңыш китерәчәк, дошманнан саклаячак, дип ышана активист.
Лениногорскида яшәүче хатын-кыз 2022 елдан бирле «Ярату һәм догалар белән» волонтерлык хәрәкәте актив катнашучысы. Оста куллы Зөлфирә ханым бәйләгән 39нчыдан алып 44нчегә кадәр үлчәмдәге 200дән артык оекбаш хәрбиләрнең аякларын җылыда саклый.
«Бер пар оекбаш бәйләр өчен ике көн вакыт таләп ителә. Җепне Лениногорскига безнең волонтер, Злой позывный элеккеге хәрби Сергей Дмитриев китерә. Махсус операциядә җәрәхәтләнгәннән соң ул хәрби егетләребезгә гуманитар йөк илтү өчен алгы сызыкка йөрүен дәвам итә. Җепне Мәскәүдә иреклеләр җыйган акчага сатып алабыз», – дип сөйләде Зөлфирә Мортазина.
Моннан тыш, хатын-кыз җәймәләр һәм мендәр тышлары тегә. Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр алардан мендәрләр әзерләячәк. Моның өчен «Без бергә көчле» төркеменең өлкән яшьтәге волонтерлары синтепон кабарта һәм килеп чыккан мамыкны мендәр тышларына тутыра.
«Кул кушырып утырырга вакыт юк!» – Зөлфирә Мортазинаның тормыш шигаре. Ул шулай ук «Ярату һәм догалар белән» волонтерлар штабында маскировка челтәрләре үрә.
Бирегә ул атнага бер тапкыр төрле ашлар салынган банкалар алып килә.
«Борчак, арпа ярмасы, фасольле аш, щи – мин шундый ашлар әзерлим. Моның өчен зур казанда яшелчәләр пешерәм, аннары әзер катнашманы стерильләштерелгән банкаларга консервлыйм. Хәрбиләргә банканың капкачын ачарга һәм ашны кайнар суга салып болгатырга гына кала – әнинеке төсле өй ашы әзер!» – дип аңлатты Зөлфирә Мортазина.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Фото: Ильмира Гәрәева
Чыганак: tatar-inform.tatar