Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасына килде. Аэропортта аны “Дуслык” татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Римма Хәмзина каршы алды.
Иртәгә Турсунзада һәм Дүшәнбе шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашу планлаштырылган. Шулай ук Милли Шура рәисе Советлар Союзы Герое Бәкер Дәүләтов каберенә барачак.