Кышкы матур кичләрне ямьләндереп, Чутай мәдәният йортының үзешчән театр коллективы Гата Нуруллиннын «Картаямыни соң йөрәк» спектаклен тәкъдим итте. Комедиягә корылган булса да, спектакль авыл тормышы, мәхәббәт маҗаралары белән үрелеп бара.
Рольгә кереп, үз героен ача алган һәр артистка зур рәхмәт диясе килә. Чыннан да, тамаша залында утыручылар спектакль барышында үзләре дә әсәрдә яшәгәндер. Бик мәгънәле һәм тормышчан спектакль. Афәрин!
Карарга теләүчеләр өчен сылтамасын калдырабыз, сез дә кереп карагыз әле
Чыганак: baltaci.ru