tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Миллиард.Татар» басмасы «Ел татары – 2024» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде
«Миллиард.Татар» басмасы «Ел татары – 2024» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

«Миллиард.Татар» басмасы «Ел татары – 2024» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

Казан Кремленең Гавәми урыннарында «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары-2024» премиясен тапшыру тантанасы булды. Әлеге премияне басма 2022 елдан бирә башлады. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.

Проектның җитәкчесе Арслан Минвәлиев рейтингның татар милләте өчен җанын биреп эшләгән кешеләргә рәхмәт йөзеннән барлыкка килүен искәртте.

«Ел татары» номинациясендә финалга имам, татар теле укытучысы һәм блогер чыкты. Безнең милләт өчен бу һөнәр ияләренең мөһим булуын күрәбез. Күп кенә кешеләр: галимнәр, укытучыларның милләт үсешенә керткән өлеше бәяләнми кала. Бу рейтинг – милләтнең халәтен күрсәтә торган бер күрсәткеч. Халыкның сулышын тоярга ярдәм итәр дип ышанабыз», – диде ул.

Җиңүчеләрне, кунакларны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сәламләде. «Телне, милләтне саклауга юнәлтелгән проектларның барысы да кирәкле. «Татмедиа»да булганда мин бу проект белән таныштым. Бу – нәтиҗәле эш. Академиягә дә зур игътибар бирәсез, рәхмәт», – диде ул.

Җитәкче Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага басманың махсус бүләген тапшырды. Былтыр Алинә Заһитова «Ел татар кызы» номинациясендә җиңгән иде. «Бу премия миңа «Вакыт сакчылары» боз тамашасы өчен бирелле. Бу проектыбызга ышанганы, ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт. Бу проект еллык традициягә әйләнер дип ышанам, без алга барачакбыз», – диде ул.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев узган елда чараның кечкенә залда узуын искә алды. «Тарих институтының бер бүлмәсендә җыелган идек. Без Фәннәр академиясенә таянып, бергә эшлибез. «Миллиард.Татар» татар җанлы кешеләр өчен ясалган проект. Киләсе елда тагын да зур залда күрешербез дип өметләнәм», – диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов «Миллиард.Татар» проектының дүрт ел элек идея дәрәҗәсендә генә булуын искә алды. «Без күреп торабыз: бу бик зур хезмәт. Проектны оештыручыларга максатчан булып калырга телим. Алар үз миссияләрен аңлап эшли. Бер ел дәвамвнда да зур алга китеш булды, бу темпны югалтмаска иде», – дип теләде ул.

Оештыручылар аңлатканча, беренче этапта билгеле иҗтимагый һәм мәдәни эшлеклеләрдән сораштыру үткәрелә. Белгечләр фикере нигезендә төзелгән анкеталар халыкка тавыш бирү өчен тәкъдим ителә. Тавыш бирү социаль челтәрләрдә «Миллиард.Татар» басмасының «Вконтакте» һәм «Телеграм» аккаунтларында барды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге:

  • «Ел җыры» (эстрада) – Илсөя Бәдретдинова «Яшьлегем капкалары»
  • «Ел спортчысы» – Динар Кәримуллин (көрәш)
  • «Елның алдынгы музыкаль проекты» – Искан, Айдар Хөсәенов, АлияНур «Даладан»
  • «Елның иң мөһим мәдәни чарасы» – Татарча цирк «Печән базарында»
  • «Елның иң яхшы татар спектакле» – «Фәхрине үтереп ташладылар» (Әлмәт театры)
  • «Безнең дусларыбыз» – тарихчы Илья Зайцев
  • «Иң актив яшь татар/активист» – «Мәскәү татарлары штабы» координаторы Гөлнара Яруллина
  • «2024 елның әһәмиятле вакыйгасы» – БРИКС саммиты
  • «Иң яхшы татар теле укытучысы» – Рамилә Абдуллина (Казанның 17нче гимназиясе)
  • «Иң яхшы татар дизайнеры» – Наилә Борһанова (»Казан челтәре» коллекциясе)
  • «Иң яхшы тел проекты» – «Умарта» онлайн мәктәбе
  • «Ел уңышсызлыгы» – төзелә башламаган Җәмигъ мәчете
  • «Елның иң яхшы татар IT-проекты» – тавыш тәрҗемәсе булган «Tatsoft» кушымтасы
  • «Татарстаннан читтәге иң яхшы татар активисты» – Диләнур Ахунҗанова (Казахстанның Сәмәй татар сәнгать мәктәбе методисты)
  • «Татарча маркетингының иң яхшы үрнәге» – «МТС Юрент»тан татарча баннерлар
  • «Иң яхшы татарча медиа проект» – «Историческая Казань» телеграм каналы
  • «Иң яхшы татар рестораны» – «Гусь»
  • «Иң яхшы бизнес-проект» – «Крафтлы чәй» – чәй җитештерү
  • «Төп татар кызы 2024» – Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева
  • «Татар амбассадоры» – UFC көрәшчесе Ринат Фәхретдинов
  • «Татар өммәте каһарманы» – «Шамил» мәчете имамы Мәхмүт Шәрәфетдинов

Номинацияләрдә җиңүчеләр арасыннан «Ел татары. Халык сайлавы» номинациясендә җиңүче билгеләнгән. Җиңүче – «Шамил» мәчете имамы Мәхмүт Шәрәфетдинов.

Халык сайлавыннан тыш, редакция экспертлары билгеләгән аерым ике номинация бар. «Ел татарлары. Белгечләр сайлавы» номинациясендә бер ир-ат һәм бер хатын-кыз сайлана. Җиңүчеләр: җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Редакция шулай ук үз унлыгын төзегән. «Ел татарлары. Редакция сайлавы» номинациясендә җиңүчеләр:

  • археолог, тарихчы Фаяз Хуҗин
  • каллиграф Рамил Насыйбуллин
  • тарихчы Искәндәр Гыйләҗев
  • «Телеграм» интерфейсын татар теленә тәрҗемә итүче Илгиз Җиһангиров
  • тарихчы Искәндәр Измайлов
  • социолог Гөлнара Габдрахманова
  • композитор Миләүшә Хәйруллина
  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Элмира Галимова
  • блогер, журналист Фагыйлә Шакирова
  • коллекционер, татар костюмын реконструкцияләүче Гөлшат Ногәйбәкова

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*