Тубылдагы ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм үзәге “Балалар йорты”нда иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” җитәкчеләре Айсылу Юнысова һәм әгъзалары «Яңа ел калейдоскопы» дип аталган уен программасы белән булдылар. Тубыл шәһәренең “Балалар йортын”да “Ак калфак” әгъзалары Тимур Ниязов, Равилә Фазылова, Фәния Мелибаева монда тәрбияләнүче балаларны керәсе Яңа ел белән котлап уеннар үткәрделәр. Бу темага туры китереп әзерләнгән викторина, табышмаклар, җыр, бию балаларның кәефләрен күтәрде.
Милли ризык тулы табын артында сөйләшеп, чәйләр эчеп алганнан соң, себер татар халкының гореф-гадәт йолалары турында әңгәмә оештырылды. “Ак калфак” әгъзалары балаларга халкыбызның кунакчыллыгы, милли камыр ризыкларыбызның төрлелеге турында сөйләделәр. Себер татар бавырсагы, тәмлешкәләр белән чәйләр эчеп күңел ачты олысы–кечесе. Яңа елның әйлән-бәйлән уены бәйрәм чарасын дәвам итте. Балаларга яңа ел күчтәнәчләре дә таратылды.
Оештыручылар матди ярдәм күрсәткән Эдуард хәзрәт Юнысовка рәхмәтләрен белдерәләр. Күңелле һәм файдалы узган чара балаларның күңелендә матур тәэсирләр калдырды. Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм үзәге “Балалар йорты” җитәкчеләре, коллективы изге эшләр башкарган “Ак калфак” оешмасына рәхмәтләрен белдерделәр.
Римма Умитбаева.
Тубыл.