Быел Казан федераль (Идел буе) университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге 80 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бүген шул уңайдан уку йортында тагын бер тантаналы чара узды. Биредә Казан федераль (Идел буе) университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә озак еллар буе студентларга белем биргән һәм хәзерге вакытта да мөгаллимлек белән шөгыльләнүче галимнәр, укытучыларга бүләкләр тапшырдылар.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Ринат улы Зиннәтуллин катнашты.
Тантанага җыелучыларны филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы мөдире Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов сәламләде. “Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллык юбилее уңаеннан без бик күп матур чаралар уздырдык. Ә бүген хөрмәтле галимнәребезгә, мөгаллимнәребезгә Татарстан Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы, мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырабыз,”-диде. Ул Конгресска югары уку йорты белән тыгыз элемтәдә булган өчен зур рәхмәтен дә җиткерде.
Данис Шакиров залга җыелучыларны сәламләп мөгаллимнәргә юбилей уңаеннан котлауларын җиткерде һәм уңышлар теләде. “Сезнең һәрберегез безнең өчен бик кадерле. Сез зыялы, гыйлемле булуыгыз белән яшь буынны тәрбияләүдә зур көч куясыз,”-диде. Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.