«Мәктәп укучысы өчен мәдәният» проекты кысаларында, татар теле укытучысы Гөлшат Сиченкова, сыйныф җитәкчесе Екатерина Жолобова һәм Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова Шеланга урта мәктәбе укучылары өчен татар халкының яраткан өй токмачы кисү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Гади генә авыл ризыгы булса да, дөрес әзерләнгән токмач – ул тулы бер сәнгать дияргә була. Чара барышында барлык катнашучыларны матур гореф-гадәт «яшь киленнәр токмачы» йоласы белән таныштырдылар. Укучы балаларга камыр әзерләү серләрен ачтылар һәм камырны ничек матур итеп басарга, җәяргә, аннары вак итеп турарга кирәклеген күрсәттеләр.
Мастер-класс вакытында барысы да туган өйләрендә кебек хис иттеләр. Мастер-класста катнашучылар өй токмачын әниләре, әбиләре еш пешерүен, әмма үзләре беренче тапкыр әзерләүләрен әйттеләр. Балалар токмачны әзерләү бик мавыктыргыч икәненә инангач, дәрестә алган күнекмәләрен якыннарын сөендерер өчен өйдә кулланачакбыз дигән нәтиҗә ясадылар.
Источник: vuslon.ru