tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Татарстан журналистлары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Татарстан журналистлары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Татарстан журналистлары белән очрашты

Бүген, 25 декабрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан журналистлары белән очрашты.

– Хөрмәтле хезмәттәшләр, милләттәшләр! Бүгенге йомгаклау утырышына килүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Без бирегә Бөтендөнья татар конгрессының 2024нче елдагы эшчәнлегенә кыскача йомгак ясау һәм сорауларга җавап бирү өчен җыелдык. Тәкъдимнәрегез һәм фикерләрегез булса, без һәрвакыт ачык, – дип, журналистларга мөрәҗәгать итте Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев үзенең чыгышында конгрессның 2024 елга планлаштырылган барлык чараларының уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Ул кайбер чараларга аерым тукталды, аларның татар мәдәниятен һәм үзенчәлеген ныгытуда әһәмиятен ассызыклады.

Шулай ук Милли Шура рәисе 2025 елның Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан  “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан ителүе турында хәбәр итте. “2025 ел безгә җиңү алып килсен,” – диде ул.

Очрашуда журналистлар төрле темаларга сораулар бирделәр. Чара ахырында Милли Шура рәисе ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген яктыртуда актив булган журналистларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул журналистларның татар мәдәниятен, тарихын һәм традицияләрен яктыртудагы ролен һәм әһәмиятен ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*