tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырык еллык хезмәтен бәяләп
Кырык еллык хезмәтен бәяләп

Кырык еллык хезмәтен бәяләп

Өлкә Хөкүмәте йортында матбугат хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә – Россия матбугаты көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских журналистларга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында берничә милләттәшебез дә бар.

Ульяновск өлкәсе татарларының “Өмет” газетасы баш редакторы Исхак Хәлимов “Ульяновск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” билгесенә (знак отличия “За заслуги перед Ульяновской областью”) лаек булды. Редакторыбызның Ульяновск өлкәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә сизелерлек өлеш кертүе, эшендә ирешкән уңышлары һәм күпьелык нәтиҗәле хезмәте өлкә җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

Исхак Хәлимов кырык елдан артык гомерен Ульяновск өлкәсенең журналистика сферасына багышлаган. Ул үзенең хезмәт юлын 1984 елның июлендә Иске Майна районының “Ленинская искра” газетасы редакциясендә корректор буларак башлап җибәрә. Озак та үтми, мәкаләләр язарга осталыгы булган егетне хәбәрче итеп күчерәләр. Аннары ул редакциянең хатлар һәм массакүләм эш бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. Ә 1990 елның 1 январенда “Өмет” газетасы редакторының урынбасары итеп билгеләнә. Шул ук елның 1 мартында аны халык депутатларының өлкә Советы карары белән баш редактор итеп раслыйлар. Һәм менә 35 елдан артык инде ул өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасын уңышлы гына әйдәп бара. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2004 ел) һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2009 ел) дигән мактаулы исемнәр иясе, Россия Журналистлар союзы әгъзасы (1987 ел).

“Өмет” газетасының фотохәбәрчесе Вадим Воеводин өлкә Губернаторының Почет грамотасы белән бүләкләнде. “Прайм” редакторы Гөлүсә Хәмидуллина белән “Ульяновская правда” нәшрият йортының нәшрият үзәге начальнигы Дания Ершовага да Мактау грамоталары тапшырылды.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*