Бүген, 22 гыйнвар, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев ТНВ каналының башкарма директоры Лилия Кадырова һәм “Татарлар” редакциясе баш мөхәррире Ләйсәнә Сәдретдинова белән очрашты.
Очрашу барышында “Татарлар” тапшыруы эчтәлеге һәм киләчәктәге үзгәрешләре турында җылы фикер алышулар булды. Милли Шура рәисе җитәкчелеккә үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.
“Татарлар” — тамашачыларны бөтен татар дөньясында барган вакыйгалар белән таныштырып баручы тапшыру. Бигрәк тә Татарстаннан читтә булган әһәмиятле вакыйгаларга өстенлек бирелә. Тапшыруының максаты — “Татарстан — Яңа Гасыр” телеканалы тамашачыларына читтә яшәүче татарларның тормышы, проблемалары турында сөйләү; татарларның бай мәдәниятле бердәм халык булуын бөтен дөньяга таныту.