Бүген, 5 февраль көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Краснодар краенда. Биредә ул VI “Көньяк Сабан туе”н әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
Утырышта шулай ук көрәш буенча Халыкара билбау көрәше федерациясе идарәсе рәисе, Россия җыелма командасының Сочидан баш тренеры Равил Ногманов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Райнур Хәсәнов һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә Краснодар краеның Сочи шәһәр-курорт шәһәр округы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Москалева Галина рәислегендә үтте. 2025 елның 3 маена планлаштырылган VI “Көньяк Сабан туе” татар милли бәйрәменә багышланган чараларны үз эченә алачак.
Утырышта катнашучылар бәйрәмне уңышлы уздыру өчен кирәкле логистика һәм инфраструктураны да кертеп, чараның төп аспектлары турында фикер алыштылар, шулай ук Сабантуй кунаклары һәм катнашучылар өчен уңайлы шартлар тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыкладылар, шул исәптән мәйданчыкларны төзекләндерү, юл инфраструктурасы һәм куркынычсызлык мәсьәләрен хәл иттеләр.