tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко белән очрашты
Васил Шәйхразыев Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко белән очрашты

Васил Шәйхразыев Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко белән очрашты

Бүген, 10 февраль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Владивосток шәһәрендә. Биредә ул Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко белән очрашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде һәм Приморье крае Губернаторы Олег Кожемякога ышанычлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу барышында һәр ике як Татарстан белән Приморье арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән уртак проектларның перспективалары турында фикер алыштылар. Җитәкчеләр 28 майда, Чик сакчылары көнендә, Гыйльфан Батыршинга мемориаль такта кую турында килештеләр. Шулай ук бу елның июлендә Владивостокта Ерак Көнчыгыш татарлары Сабан туен уздыру турында карар кабул ителде.

Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, Приморье краенда 4 меңнән артык татар яши, һәм биредә даими рәвештә татар иҗтимагый берләшмәләре очрашуы уза. Әлеге очрашулар халыкларны берләштерүдә мөһим роль уйный.

“Без бер илдә яшибез һәм уртак бурычларны хәл итәбез. Татарлар – дәүләтебез сәясәтен хуплаучы актив позицияле кешеләр. Махсус хәрби операциядә фашизмга каршы көрәштә гомерләрен биреп, Татарстаннан бик күп егетләр катнаша. Без – бердәм гаилә, – диде Губернатор.

Губернатор Олег Кожемяко, үз чиратында, хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде һәм Приморье крае җирле халыкка файда китерә алырлык яңа идеяләр һәм инициативалар өчен һәрвакыт ачык булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Татарстан белән багланышлар төбәкләрнең мәдәни өлешен үстерүдә төп фактор булырга мөмкин.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*