tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Өзелмәсен буыннар чылбыры” исемле матур чара узды
“Өзелмәсен буыннар чылбыры” исемле матур чара узды

“Өзелмәсен буыннар чылбыры” исемле матур чара узды

Балык Бистәсе районы Полянка китапханә-ял итү үзәгендә “Өзелмәсен буыннар чылбыры” исемле матур чара булып узды. Анда дүрт буын вәкиле “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре, Агротехник техникумыннан бер төркем студетлар һәм аларның укытучылары, “Полянские посиделки” клубына йөрүче китап укучы апалар катнашты.

Шулай ук журналист, шагыйрә, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан җурналистлар берлеге әгъзасы Рәсимә Гарифуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе районы җирле оешма җитәкчесе Илвера Касыймова , Балык Бистәсе районы буенча мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова үзләренең чыгышлары белән бәйрәм чарасына ямь өстәде.

“Салават күпере” балалар бакчасыннан күчтәнәч, Рәзилә Әхмәтшинадан мастер-класс берсен дә битараф калдырмады. Агротехник техникум студентлары да тапкыр булып чыкты, табышмакларга тиз генә җавап таптылар, мәкальләрне дәвам итеп әйтеп бирделәр

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*