tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лилия Богданова Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Лилия Богданова Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Лилия Богданова Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Иске Кулаткы районы башлыгы, татар милли-мәдәни автономиясенең җирле советы җитәкчесе Лилия Богданова Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Милләттәшебезгә әлеге бүләкне өлкә Губернаторы Алексей Русских тапшырды.

“Хөрмәтле Лилия Фуатовна! Иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнашуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм”,- диелгән дәүләт башлыгы имзалаган Рәхмәт хатында.

Лилия Фуат кызы район үзәгенең “Гөлчәчәк” балалар бакчасына җитәкчелек итә. Ул – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исем иясе. Районның татар автономиясе рәисе буларак мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Татар теле һәм мәдәнияте көннәре, халкыбызның йола бәйрәмнәрен оештыра, күренекле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү чарасын күрә. СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда да актив катнаша.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*