tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлатлылар легендар җитәкче Габбас Гыйматдиновны искә алдылар
Нурлатлылар легендар җитәкче Габбас Гыйматдиновны искә алдылар

Нурлатлылар легендар җитәкче Габбас Гыйматдиновны искә алдылар

7 февраль көнне, Нурлатта шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткән легендар җитәкче Габбас Гыйматдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган истәлекле чарада Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге, Нурлат якташлары җәмгыятенең җитәкчесе Мифтахов Фәрит Фәизович катнашты. Шулай ук бу чарада БТК Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Салих кызы да катнашты һәм кунакларны каршы алды.

Габбас Гыйматдинов – Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое, талантлы идарәче һәм күренекле шәхес. Ул 29 ел Татарстанның төрле районнарында партия комитетының беренче секретаре булып эшли. Шуның 22 елын, 1965 елдан 1987 елга кадәр, ул Нурлат-Октябрь район партия комитетының беренче секретаре була. Нурлатлылар Габбас Гыйматдиновны тирән ихтирам итәләр. Дан аллеясында Герой бюсты урнаштырылган, шәһәрнең үзәк урамнарының берсе аның исемен йөртә, биредә аның истәлегенә стела урнаштырылган.

Нурлатта Ел саен легендар җитәкче истәлегенә билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уза, анда бөтен республикадан күпсанлы командалар катнаша. Нурлат халкы, мөхтәрәм кунаклар, туганнары, ветераннар һәм аның белән эшләгән җитәкчеләр бүген стела янына җыелдылар. Митингны Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, Габбас Кыям улы чын кеше булган, ә аның җитәкче тәҗрибәсе һәм тормыш позициясе бүгенге көнгә кадәр үрнәк булып тора.

Җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, Габбас Кыям улының көрәштәшләре Әхтәм Сөләйманов һәм Роман Чахмахчев чыгыш ясады. Алар Габбас Кыям улы турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар һәм аның югары сыйфатларын: профессионализмын, принципиальлеген, намуслылыгын, ярдәмчеллеген һәм сизгерлеген билгеләп үттеләр.

Аннан соң кунаклар мөселман зиратында булдылар, анда Габбас Гыйматдинов, Социалистик Хезмәт Геройлары Шәриф Хафизов һәм Зәки Тимерҗановны искә алдылар. Райкомның элекке секретареның 100 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*