Тубыл шәһәренең «Ак калфак» оешмасы узган елны шәһәр халкы өчен егерме җиде чара үткәргән. Иҗтимагый оешма җитәкчесе Айсылу Юнысованың быелга эш планы әзер, идеяләре чиктән ашкан. Бу көннәрдә актив җәмәгать эшлеклесе 15 нче мәктәп белән берлектә «Татар орнаментлары» дип аталган милли чара оештырган.
Чараның төп әһәмияте – татар орнаменты аша балаларда милли хис тәрбияләү, аларны гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре белән таныштыруда. Мәктәп укучылары өчен җирле осталарның кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителгән. «Егетләрчә» түбәтәй, төрлечә бизәлештәге калфаклар, татар читекләре, мамык курчакларны балалар кызыксынып караган һәм милли орнаментны чигү буенча мастер-класста катнашкан.
«Татар балалары булган җирдә чараларны русча да, татарча да алып барырга тырышабыз. Яшүсмерләребез рәхәтләнеп тынлый, әңгәмәгә бик теләп кушылалар, сораулар бирәләр. Иң сөендергәне, түбәтәй, калфак тегү, чигү эшләре күп балаларга таныш. Кайберләре үзләре дә сөйләп бирә ала», – ди Айсылу ханым.
18 нче февраль көнне Ватанны саклаучылар һәм Геройлар елы уңаеннан «Ак калфак» оешмасы сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә багышланган бәйрәм кичәсен үткәрергә планлаштыра.