tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада “Яулык ябу” кичәсе уздырылды
Алабугада “Яулык ябу” кичәсе уздырылды

Алабугада “Яулык ябу” кичәсе уздырылды

9 февраль көнне Алабуга мөхтәсибәтенең Мөслимәләр берлеге тарафыннан, Бөтендөнья Хиджаб көне уңаеннан  “Яулык ябу ( Хиджаб)” кичәсе уздырылды. Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Лилия хыным, Гүзәлия ханым, Раушания Гыйбадуллиналар кичәне җиренә җиткереп, чын милли рухта әзерләгән. Мул табын артында сыйланып, мөнәҗәтләр тыңлап, тыйнак мода карап, бәйрәм тарихына бирелеп 3 сәгатьтән артык вакыт узганын сизми дә калдык.

80 нән артык хатын-кыз Раушания Гыйбадуллинаның оста итеп мәҗлесне алып баруына, Лилия ханымның ипләп кенә һәркемнең күңеленә иман нуры “салып куюына”, Гүзәлия ханымның зәвыклы итеп тыйнак мода күрсәтүләренә сокланып утырды. Аларга алдагы көннәрендә дә зур уңышлар, бәхет-куанычлар юлдаш булсын!

БТКның Алабугадагы вәкиллеге 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*