tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Политотдел хуторы халкы Васил Шәйхразыевка рәхмәт белдерә
Политотдел хуторы халкы Васил Шәйхразыевка рәхмәт белдерә

Политотдел хуторы халкы Васил Шәйхразыевка рәхмәт белдерә

Күптән түгел Адыгея Республикасы Кошехабль районы Политотдел хуторында эш cәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев булды. Әлеге вакыйгадан соң авыл халкы Милли Шура рәисенә рәхмәтләрен белдереп хат яздылар.

Васил Шайхразыевка юлланган хатта, авыл халкы бу сәфәрнең алар өчен никадәр әһәмиятле булганын ассызыклады. Ирешелгән уңышлар һәм булган проблемалар турында ачыктан-ачык фикер алышу мөмкинлеге җирле халык өчен файдалы булды.

Очрашудан соң хуторда актив эш башланды. Төп казанышларның берсе — урамнарда утлар барлыкка килде. Шулай ук аучылык күзәтчелеге вәкилләре кыргый ерткычларга каршы көрәш буенча кирәкле чаралар уздырдылар. Мондый адым сәфәр вакытында күрсәтелгән ярдәм аркасында мөмкин булды.

Хатта шулай ук эчәргә яраклы су белән автомат урнаштыру һәм җирле зират коймасын ремонтлау планнары турында да әйтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*