tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мирас» концертында Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасы яңгырады
«Мирас» концертында Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасы яңгырады

«Мирас» концертында Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасы яңгырады

Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестиваленең өченче концерты Казан дәүләт консерваториясенең Концерт камера оркестры чыгышы белән тәмамланды. Концерт Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узды.

Фестивальнең өченче концертының беренче бүлеге бүген иҗат итүче композиторларның яңа әсәрләреннән төзелгән. ТР Дәүләт симфоник оркестры башкаруында Илһам Байтирәкнең симфоник диптихы, Миләүшә Хәйруллиннаың «Анам кыры» спектакле музыкасына сюитасы, Радик Сәлимовның «Чапкын» увертюрасы, Эльмира Галимованың «Идел йорт» баян белән оркестр өчен концертиносы, Эльмир Низамовның виолончельлән оркестр өчен сүзсез җыры һәм Кобан биюе яңгырады. Дирижер – Ринат Халитов.

Концертның икенче бүлегендә сәхнәгә Казан дәүләт консерваториясенең Концерт камера оркестры чыкты. Консерватория оркестрын музыкантлары Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасын әзерләгән иде.

«Тукай аһәңнәре» – Алмаз Монасыйповның Тукай шигырьләренә иҗат ителгән иң танылган әсәре. Әсәрдә борынгы мөнәҗәт традицияләре белән заманча эстрада һәм Европа музыкасы алымнары кушылган. Әлеге әсәр Тукайның 90 еллыгына язылган булган.

Фестиваль тамашачысы Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алиевны дирижер сыйфатында алкышлады. Солистлар – Казан консерваториясе студентлары Динар Шәрәфетдинов һәм Айгиз Хәйдәршин.

Концерт Ренат Еникеевның ариеттасы белән тәмамланды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*