2025 елның 26-28 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 48 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелачак. Өч көнлек прогрммада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, Татарстан Рәисе катнашында пленар утырыш, Татарстанның Апас һәм Тәтеш районнарына сәфәр һәм мәдәни программа каралган.
XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының рәсми ачылышы 26 февраль көнне Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясендә узачак. Шулай ук, җыенның беренче көнендә эшмәкәрләр төркемнәргә бүленеп дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашачаклар.
27 февраль көнне җыенда катнашучылар Татарстан Республикасының Апас һәм Тәтеш муниципаль районына сәфәр кылачаклар. Биредә алар җирле эшмәкәрләренең хуҗалыклары, агросәнәгать комплексларындагы казанышлар, инновацион технологияләр, инфраструктураны үстерүдә алып барылган эш тәҗрибәсе белән танышачаклар. Әлеге сәфәр эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.
28 февраль көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Биредә РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган күргәзмә-ярминкә дә оештырылачак.