Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Тубыл комплекслы станциясе директоры Станислав Козлов белән очрашты.
Әңгәмә барышында алар фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр белән шөгыльләнүче станция эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Тарихи-мәдәни тикшеренүләр секторы составына керүче археология һәм тарихи антропология лабораториясенә аерым игътибар бирелде. Сектор себер татарларының тарихын, археологиясен һәм этнологиясен өйрәнү юнәлешендә актив эшли, бу төбәкләр арасында фәнни хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклый.
РФА УрО Тубыл комплекслы фәнни станциясе Көнбатыш Себер биологиясе, экологиясе һәм тарихы өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрү белән шөгыльләнә.
Тубылда академик фәнни учреждение төзү идеясе Россия Фәннәр академиясен 1991 елдан 2013 елга кадәр җитәкләгән академик Ю.С. Осиповныкы була. 1994 елның июнендә Тубылда Биологик станция төзелә, аның максаты Иртыш буе флорасы һәм фаунасына антропоген йогынты проблемалары буенча тикшеренүләр үткәрү була.
2011 елның маенда Тубыл биология станциясе РАН Урал бүлеге карамагына тапшырыла һәм шул ук елның ноябрендә РАН УрО Тубыл комплекслы фәнни станциясе (ТКНС УрО РАН) дип үзгәртелә.