2025 елның 01 нче февраленнән 18 нче февральгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы белән берлектә, “Солдат альбомы” конкурсын үткәрде. Бәйгегә барлыгы 130 дан артык язма килде. Катнашучылар Туган иле сагына баскан авылдашлары, бабалары, әбиләре, якыннары турында бик матур, җылы иншалар юллады.
“Солдат альбомы” конкурсына язмаларны Татарстанның Нурлат, Актаныш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Спас, Арча, Азнакай, Чүпрәле, Алабуга, Әтнә, Әлки, Лениногорск,Балтач, Саба, Кукмара, Кама Тамагы, Чистай, Түбән Кама районнары, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Түбән Новгород, Төмән, Омск, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы якларында яшәүче милләттәшләребез юллады.
Жюри әгъзалары барлык эшләрне дә карап чыкканнан соң бәйгегә килгән иң яхшы язмаларны сайлап алып җиңүчеләргә Дипломнар бирү турындагы карарга килде. Шулай ук җылы эчтәлектәге язма авторларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары да тапшырылачак. Бүләкләү тантанасы Рамазан аеннан соң узачак.
“Солдат альбомы” конкурсы җиңүчеләре:
“Безнең якташ – тыл ветераны” номинациясе, яшь категориясе – 16-35 яшь.
1 нче урын – Рияз Садретдинов, Спас районы.
2 нче урын – Данияр Садиков, Кукмара районы.
3 нче урын – Айзилә Галиева, Кукмара районы.
“Безнең якташ – Бөек Ватан сугышы ветераны” номинациясе, яшь категориясе – 16-35 яшь.
1 нче урын – Исламия Мөхәмәдҗанова, Әтнә районы.
Диана Гибатдинова, Чувашия Республикасы.
2 нче урын – Ильвина Камалеева, Оренбург өлкәсе.
Алсу Мансурова, Башкортстан Республикасы.
3 нче урын – Эдита Пагосян, Актаныш районы.
Амира Ермолаева, Алабуга шәһәре.
“Безнең якташ – тыл ветераны” номинациясе, яшь категориясе – 35 яшьтән өлкәнрәк.
1 нче урын – Фагыйлә Чумарова, Омск шәһәре.
2 нче урын – Фирая Ганиуллина, Мамадыш шәһәре.
3 нче урын – Рүзилә Вагыйзова, Мамадыш районы.
Фәнҗия Комиссарова, Алабуга шәһәре.
Безнең якташ – “Бөек Ватан сугышы ветераны” номинациясе, яшь категориясе – 35 яшьтән өлкәнрәк.
1 нче урын – Рафига Усманова, Башкортстан Республикасы.
2 нче урын – Гөлнара Габдрахманова, Киров өлкәсе.
3 нче урын – Люция Вәлиева, Арча районы.
Нурфия Маннанова, Башкортстан Республикасы.
Җиңүчеләрне билгеләүдән тыш, эчтәлекле язмалары булган кайбер катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән дә бүләклибез.
Минневәрис Мингалиев, Мамадыш шәһәре.
Гүзәл Хәбибуллина, Балык Бистәсе районы.
Илһамия Гаффарова, Түбән Кама шәһәре.
Гөлнәфис Сәхабетдинова, Ульяновск өлкәсе.
Шулай ук иң актив катнашучыларга да Рәхмәт хатлары тапшырыла.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, Балык Бистәсе районы.
Рузия Хәлимова, Ульяновск өлкәсе.