tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм.

Быел әлеге бәйрәм халкыбыз өчен икеләтә мөһим, чөнки агымдагы елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылый, ә ил башлыгыбыз В.В. Путин 2025 елны “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан итте. Һәрбер кеше үз иленең батырларын беләргә тиеш. Шушы форсаттан без бөек Җиңү өчен көрәшкән куркусыз сугышчыларыбызны олылау, илебез иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларны данлау эшендә тагын да җаваплырак һәм игътибарлырак булсак иде.

Татар милләте вәкилләре арасында да һәр чорның үз батырлары булды, бүген дә бихисап куркусыз егетләребез алгы сафларда, алар арасында Россия каһарманы исеменә лаек булучылары да күп.

Кадерле дуслар, тынычлык сагында торучы батыр затларыбыз, һәрбер яңа аткан таң безгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Туган җиребез күге һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим.

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                             В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*