24-26 февральдә Арча районы Яңа Кырлай авыл мәдәният йортында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының мәктәп укучылары арасында финал ярышлары оештырыла. Финал ярышларына Чиләбе өлкәсеннән Муса Җәлил исемендәге мәктәп укучылары, Чувашия республикасының Комсомол округы Урмай урта мәктәбе укучылары, Әлмәт, Саба районыннан һәм Чаллы шәһәреннән укучылар көч сынашачак.
«Ике көнгә сузылган әдәби ярышларда «Сәләт» Яшьләр иҗтимагый оешмасыннан саллы бүләк – җиңүче командаларга юллама уйнатылачак. Шулай ук финалга чыккан һәр командага ТРның Мәдәният министрлыгыннан «Башкалага мәдәни сәяхәт» бүләк ителәчәк», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә проектның җитәкчесе Сәрия Закирова.
Аның әйтүенчә, финал нәтиҗәләре 26 февральдә игълан ителәчәк. «Чиләбе өлкәсеннән килгән укучыларыбыз 24 февральдә әдәби көрәштә катнашса, 25 февральдә башкалабызда музейларда бушлай экскурсиядә булачаклар һәм кичен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Сүнгән йолдызлар» спектаклен карый алачаклар. Юлламага лаек команданы сайлап алу өчен, «Сәләт» иҗтимагый оешмасыннан хөкемдар киләчәк», – диде Сәрия Закирова.
- Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» Яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.
Чыганак: tatar-inform.tatar