Әлмәттә Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуны билгеләп үттеләр. Дөньякүләм масштабтагы шагыйрьнең батырлыгы – Ватанга тугрылыкның ачык мисалы.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Җәлил Волхов фронтында сугыша. Әсир төшкәч, шагыйрь фашизмга каршы көрәшен дәвам итә, төрмәдә яшерен оешма оештыра, шуның өчен үлем җәзасына хөкем ителә. Ул «Моабит дәфтәрләре» исеме астында танылган йөздән артык шигырь язган. Бу җыентык совет халкының ныклыгы һәм батырлыгы, Бөек Җиңүнең гаять зур бәясе турында сөйли.
Татар совет шагыйрен искә алырга район җитәкчелеге, иҗат әһелләре, драма театры артистлары, мәктәп укучылары һәм аның иҗатын яратучылар килгән иде. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, Муса Җәлилнең һәм барлык җәлилчеләрнең батырлыгы яшь буын өчен фидакарьлекнең, үз Ватанына һәм халкына булган мәхәббәтнең үлемсез үрнәге булып калачак.
ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Равил Сабыр ассызыклаганча, Муса Җәлил иҗаты патриотизм белән сугарылган. «Күренекле татар шагыйре, Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил шигырьләрендә безнең балаларыбыз тәрбияләнә. Бүгенге чара батырлык дәресе булып тора, ул легендар шәхеснең исеме үлемсез икәнен күрсәтә», – дип билгеләп үтте ул.
Өлкәннәр һәм балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, аның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр. Тантаналы чара герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу белән тамамланды. Бу көнне шәһәр һәм районның мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган чаралар узды.
Чыганак: almet-rt.ru