tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыен делегатлары хуҗалык белән идарә итү алымнары һәм заманча эш юнәлешләре турында фикер алыштылар
Җыен делегатлары хуҗалык белән идарә итү алымнары һәм заманча эш юнәлешләре турында фикер алыштылар

Җыен делегатлары хуҗалык белән идарә итү алымнары һәм заманча эш юнәлешләре турында фикер алыштылар

Бүген, 26 февраль көнне, Казан шәһәрендә XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды. Быел чарада Россия Федерациясенең 48 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900дән артык катнашучы катнаша. Җыен кысаларында дискуссион мәйданчыклар оештырылды. Биредә катнашучылар эшмәкәрлекнең төрле аспектлары турында фикер алыша алдылар.

Мәйданчыкларның берсендә “Татар авылы: хуҗалык белән идарә итү алымнары, заманча эш юнәлешләре” темасы каралды. Әлеге мәйданчыкның модераторы итеп Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов билгеләнде.

Чыгышларны Казан дәүләт аграр университеты Икьтисад институтынын икьтисад hәм җитештеруне оештыру кафедрасы доценты Илгизәр Гайнетдинов башлады. Ул Татарстан Республикасы мисалында җәмгыятнең икьтисадый hәм социаль тотрыклылыгын тәэмин итүдә авыл хуҗалыгынын роле турында сөйләде.

Алга таба Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров Татарстан Республикасының азык-төлек иминлегенә ирешүгә юнәлдерелгән милли проектларны гамәлгә ашыру буенча мәгълүмат белән уртаклашты.

Шулай ук биредә регионнардан килгән тәҗрибәле эшмәкәрләр чыгыш ясады. Алар үзләренең уникаль тәҗрибәләре һәм заман шартларында бизнес алып бару буенча киңәшләре белән уртаклаштылар. Эшмәкәрләр заманча технологияләрнең авыл хуҗалыгын һәм башка тармакларны үстерүдә ничек ярдәм итә алуы турында фикерләрен җиткерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*