tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыен делегатлары Балыкчылык тарихы музее белән танышты
Җыен делегатлары Балыкчылык тарихы музее белән танышты

Җыен делегатлары Балыкчылык тарихы музее белән танышты

XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тәтеш районында бик бай һәм эчтәлекле программа белән таныштылар. Биредә алар өчен шәһәрчек буенча экскурсия оештырылды. Алга таба катнашучылар Балыкчылык тарихы музеенда булдылар.

2018 елның 1 сентябрендә Тәтештә ачык һавада музей-күргәзмә комплексы булган Балыкчылык тарихы музее ачыла. Әлеге музей – Татарстанда мондый тематикадагы бердәнбер интерактив музей. Ул Тәтеш сәүдәгәре Серебряковның борынгы йортларының берсендә – элеккеге кибетендә урын алган. Музей экспозициясе ике залда урнашкан.

Музейда, XIX гасыр ахыры архитектурасы һәйкәле булган төп бинадан тыш, тагын берничә мәйданчык бар: «Балыкчы йорты», «Балыкчылар ихатасы», «Су анасы остаханәсе», «Балык мәҗлесе», «Тәтештән матур истәлек», «Балыкчыда кунакта» һәм беседкалы, тере балыклар йөзеп йөри торган сулык урнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*