tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Делегатлар ТР Спорт министрлыгының олимпия резервы спорт мәктәбендә булдылар
Делегатлар ТР Спорт министрлыгының олимпия резервы спорт мәктәбендә булдылар

Делегатлар ТР Спорт министрлыгының олимпия резервы спорт мәктәбендә булдылар

2025 елның 26-28 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Бүген делегатлар Татарстанның Тәтеш һәм Апас муниципаль районнарына татар авылларын комплекслы үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен килделәр.

Тәтеш районына сәфәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров та катнаша.

Делегатлар ТР Спорт министрлыгының стендка һәм ядрә белән ату буенча
олимпия резервы спорт мәктәбендә булдылар. Тәтештә әлеге спорт мәктәбе 1961 елда барлыкка килә. Аңа нигез салучы – С. С. Яруллин.

64 ел эчендә Тәтеш стендка ату мәктәбе тренерлары тарафыннан 73тән артык спорт мастеры әзерләнә, шуларның 1се – Атказанган спорт мастеры, 13е – Халыкара класслы спорт мастеры. Алар арасында стендка ату буенча шәхси һәм команда беренчелекләрендә күп тапкыр СССР (Россия), Европа һәм дөнья чемпионатлары чемпионы, 2000 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры, СССР, Россия һәм дөнья кубоклары иясе, дөнья рекордчысы – Светлана Демина Александровна да бар. Катнашучыларның һәрберсенә үзенең көчен сынап – атып карау мөмкинлеге бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*