tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Делегатлар “Колос” агрофирмасы эшчәнлеге белән танышты
Делегатлар “Колос” агрофирмасы эшчәнлеге белән танышты

Делегатлар “Колос” агрофирмасы эшчәнлеге белән танышты

2025 елның 26-28 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Җыен делегатлары Тәтеш районы Жуково авылында уңышлы эшләп килүче “Колос” агрофирмасы эшчәнлеге белән танышты.

Биредә агрофирма буенча экскурсия үткәрелде, авыл хуҗалыгы техникасы төрләре күргәзмәсе күрсәтелде. Эшмәкәрләр эш шартлары һәм эш алымнары белән кызыксынды, хезмәткәрләренең ял һәм аш бүлмәләре белән танышты.

Делегатлар белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров та “Колос” агрофирмасында булды. Ул биредә үзенең фикерләре белән бүлеште.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*