27 февраль – 2 март көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры “Диләфрүзгә дүрт кияү”(12+) дип исемләнгән спектакле белән Екатеринбург шәһәренә һәм Свердловск өлкәсенә гастрольләр белән китә.
Комедиянең үзәгендә чибәр кыз. Аның сурәте газетада басылып чыга. Авылның дүрт егете дә гүзәл Диләфрүзнең йөрәген яуларга җыена, ә менә кыз үзе аларның кайсын сайлар?
Комедия Туфан Миңнуллинга хас җор тел, нечкә юмор белән сугарылган, күңелле, дәртле җырлар белән үрелеп бара, мәхәббәт сере турында сөйли.
Төп рольдә – яшь артист Шамагсумова Гүзәл, кияүләр: Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров, артистлар Илназ Гаффанов, Марсель Мөсәвиров, Инсаф Һидиятуллин, яучылар – Зөлфия Галиуллина белән Фирдүс Сафин. Һәр актер истә калырлык образлар тудырып, үз роленә җанын салып уйный. Моннан тыш, башкаручылар бик яхшы җырлыйлар һәм бииләр, бу комедиягә үзенчәлекле атмосфера бирә һәм төрле яшьтәге тамашачылар өчен кызыклы итә. Куючы режиссер: Кинҗәгулов Олег Мадиярович.
Екатеринбург шәһәре һәм Свердловск өлкәсенең театр сөюче тамашачыларның “Диләфрүзгә дүрт кияү”спектакленә чакырабыз.
Чыганак: mincult.tatarstan.ru