26-28 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздырды. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 46 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелды.
Төмән өлкәсе делегаты Зөфәр Мөхәммәтшин җыеннан алган тәэсирләре белән уртаклашты:
“Форумның барлык оештыручыларына, катнашучыларына һәм кунакларына шушы өч бай һәм нәтиҗәле көне өчен рәхмәт! Сезнең тырышлыгыгыз, идеяләрегез чын-чынлап илһамландырды һәм һәркем өчен файдалы итте. Тәҗрибә уртаклашу, яңа элемтәләр урнаштыру һәм бизнесны алга таба үстерү өчен илһам эзләү мөмкинлеге өчен аерым рәхмәт. Бу форум яңа уңышлы проектлар һәм хезмәттәшлек өчен старт булсын”, – дип билгеләде ул.